Билбаулы көрәш буенча Лаеш районының Усад бистәсендә узган Татарстан беренчелегендә 2001-2003 елларда туган үсмерләр арасында Айрат Гыйльфанов белән Айзилә Бикмөхәммәтова өченче урынны яуладылар, ә Камилә Низаметдинова көмеш призер булды. Аларны ярышларга тренерлары Илдар Әхмәров белән Илнар Хәсәнҗанов әзерләде.