Татарстанлылар суд приставларының онлайн сервислары эшеннән канәгать калды

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең рәсми сайтыннан файдаланучыларның 98% тан артыгы эш сыйфатыннан канәгать калды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева хәбәр итте.

"Барлык онлайн-мөрәҗәгатьләр турыдан-туры караучы вазыйфаи затка килә. Гаризалар теркәлә һәм вакытында җавап ала», - дип билгеләп үтте идарә вәкиле.

Сервислар арасында иң кирәкле «башкарма производстволарның мәгълүматлар банкы»кала. Теләге булган һәр кеше, гади форма: исем, фамилия һәм туу датасын тутырып бу турында белә ала. Бурыч булган очракта, шунда ук квитанцияне алырга һәм аны теләсә нинди уңайлы ысул белән, шул исәптән сайтта түләргә мөмкин.

Бурычларны шулай ук «Россия ФСПХ» мобиль кушымтасы аша яки дәүләт хезмәтләре порталында да контрольдә тотарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International