Әлки көрәшчеләре Пермьда сынатмадылар

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

15-17 яшьлек кызлар арасында беренче урынга Татар Борнаеннан Елизавета Трофимова лаек булды, икенче урынга Татар Суыксу авылыннан Арина Таймасова лаек булды.

Егетләр арасында үз үлчәү категорияләрендә безнекеләр мондый нәтиҗәләр күрсәттеләр: Каргадан Айнур Фәттахов, Әхмәттән Илсаф Хәйруллин 1 урында, Базарлы Матактан Альберт  Рәхматуллин, Иске Тахталыдан Кирилл Лованов 2 урында, Салманнан Владимир Журавлев һәм Базарлы Матактан Илзат Әхмиров 3 урында.

Яшь көрәшчеләрне ярышларга тренерлар Илдар Әхмиров, Рәмис Вафин, Фирьяз Кашапов, Алмаз Абдуллин, Ксения Хәйруллина, Илмир Хәйруллин хәзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International