Әлки районы ватерполчылары финалда

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Әле генә “Актай” малайлар командасы ватерпол буенча Россия беренчелеге узган Новосибирск шәһәреннән кайтты. Ярышларда уңышлы чыгыш ясап, безнекеләр финалга чыктылар.

Ә кызлар командасы, Түбән Новгородта үткән өченче этапта көч һәм осталыкларын күрсәтеп, беренчелекнең дүртенче турына уздылар.

Командаларның икесе дә тренер Александр Георгадзе җитәкчелегендә шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International