Татарстанда ерак авылларда яшәүчеләрне яңа коронавирус инфекциясеннән вакциналаштыра башладылар. Хәзер алар мобиль поликлиникада диспансерлаштыру узуга ук прививка ясата алачаклар.
"Мобиль комплекс белгечләре фельдшер-акушерлык пунктларында вакцинация процессын оештыралар. Вакцинацияне үткәрер алдыннан поликлиникада табиб тикшерүе уздырыла, Анда каршы күрсәтмәләрнең булуы һәм хроник авырулар булган очракта вакцинаны кертү мөмкинлеге ачыклана», — дип билгеләде РКХнең баш табибы урынбасары Айдар Баһаветдинов.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мобиль комплекслары белгечләренә коллектив иммунитет булдыру өчен торак пунктларда яшәүчеләргә вакцина ясатуны оештырырга карар кылды.
"Миңа сигезенче дистәне ваклыйм, бу яшемдә бу куркыныч чир белән авырыйсым килми. Безгә вакцина китерәчәкләрен белгәч тә, прививка ясаячакмын дип хәл иттем”, - дип сөйләде Нина Николаевна.
Спас районында бүген "Спутник-V" вакцинасының беренче дозасы 150 кеше прививка ясаткан, шул исәптән администрация хезмәткәрләре дә.
"Вакциналаштыруга мондый якын килү халыкны максималь тиз арада якларга мөмкинлек бирәчәк. Коллектив иммунитет теләсә кайсы район өчен бик мөһим. Чөнки районда яшәүчеләр авырый башласалар, сәламәтлек дәрәҗәсе, халыкның эшкә сәләтлелеге кебек үк, кими. Бу, үз чиратында, районның социаль күрсәткечләренә һәм икътисадына начар йогынты ясый", - дип билгеләп үтте ТР Спас районы башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин.