Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язгы чәчү эшләре алдыннан төп бурычларны билгеләде. «Безнең төп бурыч — язгы кыр эшләрен уңышлы оештыру һәм уздыру», — диде.
«Бүген авыл хезмәтчәннәренә финанс ярдәме бик мөһим сорау. Россия Президенты Владимир Путинга, Хөкүмәткә дә рәхмәт. Михаил Мишустин агросәнәгать комплексы мәсьәләләрендә гел ярдәм итә», — диде Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында.
Президент ташламалы кредитлау мәсьәләсенә тукталды. «Мин кыска вакыт эчендә авыл хуҗалыгы формированиеләрен кирәкле документация әзерләүләрен сорадым. Банклар оператив рәвештә заявкаларны карарга тиеш. Бу эш авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров контролендә узарга тиеш», — диде.
Рөстәм Миңнеханов техника югары әзерлектә булырга тиешлеген әйтте. «Федераль мөмкинлекләрне актив кулланабыз, техника яңартыла, югары сыйфатлы, заманча техника сатып алына. Барлыгы 1078 берәмлек техника. Алга таба да бу юнәлештә актив эшләрбез дип уйлыйм», — диде.
Президент хәзерге машина-трактор паркы ревизия, ремонт үтәргә, профессиональ механизаторлар белән тәэмин ителергә тиешлегенә басым ясады.
Ул билгеләп үткәнчә, туфракны эшкәртү сыйфаты, минераль ашламалар кертү мөһим бурыч булып тора. Республика җитәкчесе югары уңыш алу өчен гектарга 70 килограммнан да ким булмаган тәэсир итүче матдә кертергә кирәклеген искәртте. "Монда да үз акчалары хисабына 40 кг ашлама туплаучыларга ярдәм итү чарасы бар. Сөрүлекләрне органик белән баетуга да игътибар бирергә кирәк. Алдынгы хуҗалыклар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бу икътисади яктан нәтиҗәле һәм экологик яктан дөрес. Шул ук вакытта туфракның сыйфатын күзәтеп торырга, эрозиядән саклау өчен эшләр башкарырга, известьлауны дәвам итәргә кирәк", - дип өстәде.
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, чәчү кампаниясен уңышлы уздыру факторларының берсе-авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен ташламалы дизель ягулыгы белән тәэмин итү. «Биредә авыл халкына „Татнефть“ һәм ТАИФ компанияләре зур ярдәм күрсәтә. „Татнефть“ тән җавап алдык инде, Таифтан җавап көтәбез», — диде ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, иминиятләштерү мәсьәләсе актуаль булып кала. Ул Татарстанда чәчүлекләрнең 10% тан кимрәге һәм терлекчелектәге 14% ка якыны иминләштерелгән, дип зарланды. «Бу юнәлештә эшләргә кирәк. Бу бөтен дөньяны куллана торган корал», - дип тәмамлады ул.