Татарстанда 27 район эре мөгезле терлекләр санын киметте

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөгезле эре терлек санын киметкән районнарга шелтә белдерде.

Былтыр 28 районда мөгезле эре терлек 22 мең башка кимегән. «Аксубай, Нурлат, Әлмәт, Лаеш, Түбән Кама, Әгерҗе… Нәрсә уйлыйсыз сез? Фабрикалар-заводлар юк сездә. Сездә төп керем — ит, сөт», — диде Президент Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында. Аның сүзләренчә, кайбер районнарның перспективалары күренми дә, эзләнмиләр дә.

«Я үзегезнең инвесторларыгызны табарга кирәк, я кече хуҗалык формаларын җәлеп итәргә, я эре инвесторларны чакырырга. Район җитәкчесе уйларга тиеш. „Без берни эшли алмыйбыз, безнеке юк инде“ дип утырасы түгел. Син эшлисең, үз территорияң өчен җавап бирәсең», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент ун районда 17 терлек азыгы үзәге эшләвен билгеләп узды. «Терлек азыгы үзәкләренең нәтиҗәлелеге зур. Шәхси хуҗалыкларда да азык белән тәэмин итү системасын төзергә кирәк. Яшерен-батырын түгел, күпләр ашату белән бәйле кыенлыклар аркасында мал асрамый. Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итүнең төгәл программасы булырга тиеш», — дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International