Татарстанның 27 меңнән артык кешесе коронавирустан «Спутник V» препараты белән прививка ясаткан, өстәвенә аларның яртысы диярлек — 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.
«Барлыгы 27 меңнән артык кеше вакцинацияләнде, аларның 5,5 мең кеше икенче дозасын алды. Шул ук вакытта 44% - 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр», - дип билгеләп үтте спикер.
Министр урынбасары прививка ясарга мөмкин булган медицина учреждениеләре саны артуын дәвам итә, дип ассызыклады. Бүгенге көндә аларның саны 103 гә җиткән.