Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тантаналы чара «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә узды. Ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышының бер өлеше булды.
«Бүген без 2020 елга республика агросәнәгать комплексы эшенә йомгак ясыйбыз, быелгы елга бурычлар куябыз. Авыл хуҗалыгы идарәсе - агросәнәгать комплексы структурасында мөһим звено. Татарстанда төрле милек формасындагы 5 меңнән артык авыл хуҗалыгы оешмалары һәм 468 мең шәхси хуҗалык исәпләнә. Бу бик зур ресурс, ул системалы рәвештә эшләргә тиеш. Монда авыл хуҗалыгы идарәләренең роле зур», - диде үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты үз чыгышында төбәк аграрийларына коронавирус пандемиясе шартларында 2020 елда башкарылган зур эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Агросәнәгать комплексы ышанычлы эшләде. Республика безнең территориядә җитештерелә торган барлык азык-төлек продуктлары белән тәэмин ителгән», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук авыл хуҗалыгы идарәләре хезмәткәрләренең эше мобильлек таләп итә һәм яңа машиналар аларның нәтиҗәлелегенә ярдәм итәчәк, дип искәртте.