Татарстанлыларга коронавирустан вакцинаның ни өчен куркынычсыз булуын аңлаттылар

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

"Спутник V" вакцинасын кадатканнан соң, коронавирус белән чирләп китү яки бу авыруны башкаларга йоктыру мөмкин түгел. Вакцинада Covid-19 китереп чыгаручы SARS-CoV-2 коронавирусы юк, аның нәтиҗәлелеге  91,4% тәшкил итә. Чирнең авыр формаларын һәм үлем очракларын булдырмау күрсәткече 100% ка җитә.

2020 елның 10 декабреннән башлап Россия регионнарына масштаблы иммунизация үткәрү өчен вакцина партияләре җибәрелә башлады. Татарстанда вакцинациягә 27 меңнән артык кеше кушылды, шуларның яртысыннан артыгы — 60 яшьтән өлкәнрәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International