Күргәзмә эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Россиянең 30 төбәгеннән 200 дән артык предприятия һәм чит ил компанияләре вәкилләре үз продукцияләрен, эш алымнарын күрсәтеп тәҗрибә уртаклаштылар. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы техникасы, төрле җайланмалар һәм запас частьләр, үсемлекләрне саклау чаралары, һәртөрле ашламалар, орлыклар, Татарстан фермерлары җитештергән продукция, авыл хуҗалыгы белгечләре өчен гаять кызыклы бик күп нәрсәләр бар иде.
Икенче көнне күргәзмә белән танышу өчен безнең район хуҗалыклары белгечләре дә Казанга юл тотты.