Әлки бадминтончысы Ралина Әхмәтова Бөтенроссия ярышлары призеры булды

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Ярышларда безнең спортчылар да катнашты. Районның спорт мәктәбендә тәрбияләнүче, Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы янә бер турнирда өч медаль яулады. Бу юлы ул 13 яшькә кадәр төркемдә катнаш парлы разрядта көмеш призер булды, хатын-кызлар арасында ялгыз һәм парлы разрядта ике бронза медаль яулады.

Башка уенчылрыбызга бераз уңыш җитмәде. Адел Билалов, Игорь Герасимов, Кәрим Нургалиев һәм Екатерина Леонтьева призлы урыннардан бер адымда калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International