Татарстанда кече сыйныф укучыларын түләүсез ашатуга 1,2 млрд сум бүлеп бирелгән

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанда башлангыч сыйныф укучыларын түләүсез кайнар аш белән тәэмин итүгә быел 1 млрд. 223,5 млн. сум бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина Биектау районында узган ТР Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында хәбәр итте.

«Татарстан башта федераль субсидия бүлеп бирелгән Россия төбәкләре арасына юк иде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм Дәүләт Думасында депутат төркеме ярдәме белән республика федераль бюджеттан финанслашу алган субъектлар исемлегенә кертелде", - дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле.

Узган ел кече сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүгә чыгымнар 859,9 млн.сум тәшкил иткән, шул исәптән федераль бюджеттан 498,7 млн. сум бүлеп бирелгән. Өч ел эчендә чыгымнар 5,8 млрд. сум тәшкил итәчәк:федераль бюджеттан — 3,2 млрд. сум, республика бюджетыннан-2,6 млрд. сум.

2020-2021 уку елында Татарстанның 1403 мәктәбендә 449,7 меңнән артык бала белем ала, шуларның 46,6% ы — 1-4 сыйныф укучылары, дип билгеләп үтте Әсәдуллина. Хәзерге вакытта укучыларның гомуми саныннан 97,9% - ы кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Аерым алганда, башлангыч сыйныф укучыларының 100% ы һәм 5-11 сыйныф укучыларының 96,3% ы. 5-11 сыйныф укучыларын ашату республика бюджетыннан субсидияләр хисабына башкарыла, аның күләме быел бер кешегә 8 сум тәшкил итә.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин искә төшергәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында 2023 елның 1 сентябренә кадәр башлангыч сыйныф укучыларын түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итүгә этаплап күчүне оештырырга кушты.

«Республикада бу мөһим инициатива белән озакка сузылмады. Һәм бу елның 1 сентябреннән башлап барлык башлангыч сыйныф укучылары өчен түләүсез кайнар аш оештырылган", - дип ассызыклады парламент башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International