Әлки җирле бүлекчәсендә "Бердәм РОССИЯ"партиясенең Әлки җирле бүлекчәсе призына чаңгы ярышлары узды.
Ярышта 1 нче сыйныфның иң яшь укучылары да, төрле яшьтәге пенсионерлар да катнашты.
Җиңүчеләрне җирле бүлекчә секретаре Никошин Александр Федорович һәм Әлки районы Советында "Бердәм Россия" партиясе фракциясе җитәкчесе Билалов Рәшит Әбрар улы бүләкләделәр.