Рөстәм Миңнеханов: Татарстан мәктәпләре һәм балалар бакчалары- ковидка каршы чараларны үтәү үрнәге

2021 елның 13 феврале, шимбә

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе оешмалар һәм предприятиеләрдә ковидка каршы чараларны үтәү буенча тикшерүләр үткәрүне дәвам итә. Бу атна эчендә 610 объект тикшерелде, шуларның 43ендә хокук бозулар ачыкланды. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

"Шуны әйтергә кирәк: профилактика чараларын үтәү буенча безнең мәктәпләр һәм балалар бакчалары үрнәк булып тора. Тик контрольне киметергә ярамый", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Ул хәбәр иткәнчә, хисап чорында ачыкланган бозулар нигезендә 27 беркетмә төзелгән, шулай ук Менделеевск районында бер җәмәгать туклануы объекты эше туктатылган.

Вузларны тикшерү төгәлләнде. Алар буенча хәл сизелерлек яхшырды — 26 оешмада Covid-19 таралуын булдырмау буенча барлык таләпләр катгый үтәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International