Татарстанда коронавирустан вакциналаштыру пунктлары санын 250 гә кадәр арттырырга телиләр

2021 елның 13 феврале, шимбә

Татарстанда коронавирус профилактикасы өчен прививка ясау кампаниясе дәвам итә. Республикада барлыгы 103 вакцинация пункты эшли, аларның санын тагын арттыру планлаштырыла.

Шимбә киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта сөйләде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«Аларның санын 250гә җиткерербез дип уйлыйм. Иң мөһиме — вакциналар вакытында кайтсын. Бүгенге көндә 40 823 кеше вакцина алган инде», — дип белдерде ул.

Алты меңнән артык кеше прививка ясатыр өчен үз чиратын көтә.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, республикада Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары арту темпы 0,4 процентка кадәр кимегән. Россия төбәкләре арасында Татарстан уңай позицияләрнең берсен били

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International