Хузангай мәктәбе базасында пневматик винтовкадан ату буенча район ярышлары узды.
Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призларына турнирны ДОСААФ җирле оешмасы район мәгариф идарәсе белән берлектә Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган айлык кысаларында оештырды.
Чарада катнашучыларны район Советы Аппараты җитәкчесе Виталий Ярославлев сәламләде. Ул балаларга патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнүче укытучыларга рәхмәт белдерде һәм балаларга уңышлар теләде. Турнирны ачуда ТР Президентының Территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Фәрит Нугаев та катнашты. Сәламләү сүзе белән ДОСААФ җирле оешмасы җитәкчесе Марат Хөснетдинов чыгыш ясады. Ул спортчыларга ярышлар кагыйдәләрен аңлатты.
Җыелучылар алдында Хузангай мәктәбе укучылары концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Алар өч телдә (рус, татар һәм чуаш) шигырьләр укыдылар. Шулай ук Вәсилә Фәттахованың «Туган як» җырын да алар шул телләрдә башкарды.
Аннары ярышларда катнашучылар узган елның 12 ноябрендә арабыздан киткән Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның тормышы турында фильм карадылар. Яше булуына карамастан, ул актив тормыш алып барган, район ярышларына килгән. Бу легендар шәхес, Бөек Ватан сугышы ветеранын һәм ватан азатлыгы өчен көрәшкән барлык кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
Тантаналы өлештән соң атучылар кулларына винтовкалар алдылар. 10 метр арадагы мишеньгә ату ярышында районның 14 мәктәбеннән 42 укучы ярышты. Ярышлар шартлары буенча һәр катнашучыга 6 пуля (3 сынау, 3 зачет) бирелде. Максималь рәвештә 30 очко җыярга мөмкин иде.
Судьялар атылган мишеньнәрне алып, очколарны исәпләп чыгарган. Команда зачетында беренче урынны Чуаш Борнае мәктәбенә бирделәр, көмешне Татар Борнае мәктәбе алды һәм мактаулы өченче урын Юхмачы мәктәбендә.
Шәхси зачетта Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 7 сыйныф укучысы Альмир Гайфуллин (25 очко) иң яхшысы булды. Икенче урында Чуаш Борнае мәктәбеннән Владислав Матвеев (24 очко). Өченче урынны Татар Борнае мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Алмаз Хәкимов (24 очко) яулады. Очколарның тигез саны булганда иң яхшы ату бәяләнде. Владислав бер тапкыр «яблочко» га эләккән, ягъни 10 очко җыйган. Шуңа күрә ул икенче урынга чыкты.
Команда һәм шәхси беренчелектә җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Чуаш Борнае командасы Ату ярышларының республика этабына юл тотачак. Аларга уңышлар телибез.