2021 елның гыйнварыннан декларация кампаниясе старт алды.
Гражданнар 2020 елда алынган керемнәр турында хисап бирергә тиеш.
Физик затларга керемнәре мөстәкыйль исәпләү һәм 2020 ел өчен 3-НДФЛ формасы буенча декларация түдәндәге очракларда тапшырыла:
- милек буларак минималь срокта булган автомобиль яисә күчемсез милек сату;
- милекне арендага бирүдән кергән табыш алу;
- физик затларга хезмәт күрсәтүдән кергән табыш алу;
- якын туганнар булмаган затлардан транспорт чарасы яки милекне бүләк итеп алынганда.
Хәзерге вакытта милекне биләүнең минималь вакыты 5 ел тәшкил итә, ә кайбер очракларда 3 ел. Автомобиль саткан очракта - минималь срок 3 ел.
3-НДФЛ декларациясен шулай ук шәхси эшмәкәрләр, шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар, адвокатлар да тапшырырга тиеш.
Декларацияне яшәү урыны буенча салым органына 2021 елның 30 апреленә кадәр тапшырырга, ә декларация буенча исәпләнгән сумманы 15 июльгә кадәр түләргә кирәк.
3-НДФЛ формасындагы салым декларациясен теркәлгән салым органына килеп, яисә «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисы аша электрон рәвештә тапшырырга мөмкин.
Алынган керемнәр буенча 3-НДФЛ формасындагы декларация тапшырылмаган очракта салым органнары, үзләрендә булган мәгълүматтан чыгып, салымны мөстәкыйль исәплиләр һәм аны түләргә тиешле затка җибәрәләр.
Тиешле сроклар үтәлмәгәндә штрафка тарту каралган.