Бүген Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең ата-аналар советы вәкилләре мәктәптә туклану сыйфатына контроль үткәрделәр. Тикшерү барышында хезмәт күрсәтү төре һәм өстәлләрне бизәү сыйфаты, приборларның һәм тәлинкәләрнең чисталыгы, ризык кабул итү культурасына игътибар иттеләр. Проба алынды. Чек-кәгазьдәге барлык пунктлар да үтәлә, кулларны, бүлмәләрне һәм савыт-сабаларны санитар эшкәртү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. Балалар, ата-аналар гимназиядә туклануны оештыру сыйфатыннан канәгать