Үгез елына Юхмачы авылыннан Наталия Пичугина ныклап әзерләнгән

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Баш персонаждан тыш ул бозау, тана, сыер, бер сүз белән әйткәндә, тулы бер ферма әзерләгән.

Төрле кызык җәнлекләрне бу кул остасы күптән түгел генә бәйли башлаган әле. Элек ул кофта, свитер, шәл, пледлар бәйләүне  өстенрәк  күрә иде.Уллары  Сережа белән Костяның  кечкенә чакта,  әниләре алар өчен модалы кием бәйләгән.

Оныгы Кирюша тугач  уенчыклар бәйләү белән кызыксына башлый. Чөнки бәйләгән уенчыклар үзләрендә гадәти булмаган мәхәббәт һәм гаилә җылысы атмосферасына ия, - ди ыргак (крючок)  һәм йомгак яратучы Наташа.

Наталья Ивановна тумышы белән күрше Нурлат районының Тимерлек авылыннан. Юхмачыга 1987 елда Тәтеш педучилищесын тәмамлаганнан соң юнәлеш буенча килгән. Җирле егеткә кияүгә чыгып, шунда төпләнеп кала да.

Кул эшләренә мәхәббәт Натальяның әнисеннән күчкән,тугызынчы дистәне башлавына карамастан, ул әле дә бәйли, чигә.

Укытучы  җәнлекләр бәйләү осталыгы белән укучылары һәм авылдашлары белән дә уртаклаша.

-Беренче сыйныф укучысы Фирүзә Гайфуллинаның крючок белән эшләве яхшы килеп чыга, ә балалар бакчасы хезмәткәре Рәзилә Сатарова инде үзе оста. Хәзер үзе дә башкаларны өйрәтә, - дип уртаклаша безнең белән сәнгатьче Наталия.

Ә тагын бәйләнгән уенчык - оригиналь бүләк кенә түгел, ә гадәти булмаган бизәк тә.

Чыннан да, Наталиянең уенчыклары күңел җылысын биреп эшләнгән, алар шатландыра да,  җылыта да. Һәр күз останың уңай энергиясе һәм җылылыгы белән сугарылган. Кул эшенең уникальлеге шунда да инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International