Әлки районы фермерына мактаулы исем бирелде

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Әхмәт авылы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Бакиров Фәнис Рәшит улына “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Фәнис Бакировның гаилә фермасында 300 баштан артык ат асрала. Аларның яртысы – татар токымлы атлар. Фермер “Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек-2016” республика бәйгесе җиңүчесе дә булган иде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International