“Без-Җәлил оныклары" атналыгы бара

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Герой – шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан Базарлы Матак мәктәбендә "Без – Җәлил оныклары"атналыгы бара. План нигезендә Муса Җәлил шигырьләрен уку, аның тормыш һәм иҗатын өйрәнү буенча әдәби викториналар, Муса Җәлил музейларына виртуаль экскурсияләр, герой - шагыйрьнең Әлки районында булу вакыты белән танышу үткәрелде. Үткәрелү урыны: актлар залы һәм татар теле кабинеты. Чарада 150гә якын укучы, татар теле укытучылары, сыйныф җитәкчеләре, мәктәп администрациясе катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International