Кемнәр алар коллекторлар һәм аларның нинди ысуллар белән бурычлы кешене акчаны кире кайтарырга “ышандыруы" беркемгә дә сер түгел

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Кемнәр алар коллекторлар һәм аларның  нинди ысуллар белән бурычлы кешене акчаны кире кайтарырга “ышандыруы" беркемгә дә сер түгел.

Коллекторлар. Кемнәр алар? Кешеләрнең бурычын түләткәндә алар һәрчак законга таянып эш итәме?

“Кемнәр соң алар коллекторлар?” дигән сорау бирер кемдер. Коллектор агентлыгы – коммерция структурасы. Гадәттә ул ООО яисә ЗАО булып теркәлә. Мондый агентлык кешенең банкка түләргә тиешле бурычын түләмәгән очракта, я соңлатып түли башлаганда даулап алу бизнесы белән шөгыльләнә. Гади генә итеп әйткәндә, коллектор агентлыгы банктан кешенең бурычын “сатып ала”. Бер генә коллектор агентлыгы да прокуратура яисә суд инстанциясе хокукларына ия була алмый.

Коллектор агентлыкларында эшләүчеләрнең барысы да закон буенча эш итми. Кеше белән очрашып сөйләшкәндә кызып китеп, куркыту, янаудан тыш, сугып җибәрергә дә күп сорамаучылар да очрый. Шуңа күрә иң беренче кагыйдә – сөйләшкәндә прово-кация тудырмаска кирәк. Хаклы булуны исбатлап тору файдасыз. Иң дөресе – коллектор белән ничек тә азрак аралашу. Исегездә тотыгыз: кеше авызыннан чыккан теләсә нинди мәгълүматны аның үзенә каршы файдаланачаклар!

Коллекторның төп максаты – теләсә нинди юллар белән булса да бурычны кайтарту дидек. Алар бер алымнан да чирканмыйлар. Кеше бурычын икенче банктан алып каплыймы? Милкен сатып түлиме? Алтыннарын ломбардка илтеп сатамы? Болары коллекторны борчымый. Кайвакыт алар максатларына ирешү өчен җинаять юлына да басалар.

Бүгенге көндә коллекторга зарланып, юристларга, адвокатларга киңәш сорап баручыларга бу белгечләр иң беренче чиратта болай аңлаталар: әгәр кредитны ялган документлар буенча алмасагыз, күрәләтә аны түләүдән баш тартмасагыз,  куркырга кирәкми. Эшсез калган, гаиләсен, балаларын ашатырга акчасы булмаган кеше “күрәләтә бурычын түләмәүче мошенник” була алмый. Коллекторларның хокукларын регламентлаучы барлык Положениеләр 2013 елның 21 декабрендә дөнья күргән 353нче федераль Законда да ачык күрсәтелгән. Мәсәлән, алар бурычлы кешегә эш көннәрендә урындагы вакыт белән 22.00 сәгатьтән 8.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә – 20.00-9.00 сәгать аралыгында шалтыратырга тиеш түгел.

ТРда коллектор оешмалары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия": 8(843) 514-92-35

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International