"Альтат” командасы футболчылары суперкубокка ия булдылар

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

«Алинә» универсаль спорт залында мини-футбол буенча суперкубок турниры суперматч белән тәмамланды.

«Альтат», «Актай», «Анжи – ДЮСШ», «Иске Матак»командалары ярышты.

Ә барысы да өч ай элек, спорт мәктәбе тренеры Рифкат Сәгъдиевка барлык футбол сөючеләр исеменнән Разил Әхмәтшин мөрәҗәгать иткәч башланды:

- Әйдәгез, футбол турнирын уздырыйк, ул оештыру буенча иң яхшысы  һәм һәркем өчен үрнәк булыр иде. Югыйсә, узган еллардагы матур традицияләр онытыла, - диде ул.

Рифкать Сәгъдиев – футбол ярышлары оештыру буенча мастер. Ул югары белемле белгеч, тәҗрибәле тренер. Берничә ай дәвам иткән ярышлар да, финал уеннары да планлаштырганча оештырылды.

Менә командалар финал ярышларына тезелеп бастылар. Һәр уенчы белән таныштырдылар. Россия, Татарстан һәм Әлки районы флаглары күтәрелде. Җырчы, педагог Алмаз Сафиуллин башкаруында Әлки районы Гимны яңгырады. Бу чара әнә шулай тантаналы төстә башланып китте.

Ярышлар гаять мавыктыргыч, киеренке, драматик борылышлар белән узды. Җанатарлар безнең футболчыларыбызның туп белән идарә итү осталыгыннан канәгать калды. Бигрәк тә «Актай» һәм «Альтат»командалары арасында финал матчы кызыклы үтте. Уен барышында 2: 0 исәбенә оттырсалар да, соңгы минутларда актайлылар исәпне тигезли алды. Нәтиҗәдә, пенальти билгеләнде (капкага бәрү). Менә биредә «Альтат " янә үз өстенлеген күрсәтте һәм суперкубок һәм акчалата призга ия булды.

Турнирны үткәрүдә район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм спорт мәктәбе финанс ярдәме күрсәтте. Моннан тыш, бәйгене оештыручы Рифкать Сәгъдиев тәкъдиме буенча, командалар, взносларны да кертеп, приз фонды булдыралар. Финалдан соң әлеге кызыксындыру бүләге уенчылар арасында бүленә. Биредә Иске Матак командасы өстенлек алды.

Уеннарга нәтиҗә ясап, Рифкать Сәгъдиев районда спорт белән шөгыльләнүче балаларның күп булуын билгеләп үтте. Иске Матактан Артем Искаков һәм «Актай» командасы капитаны Илназ Әһлиуллин үз тирәсенә егетләрне туплаучы һәм төрле ярышларда бик яхшы чыгыш ясаучы лидерлар булып торалар.

Марафон уеннарында «Альтат»командасыннан Виктор Клюбин иң күп туп кертүче голеадор булды. «Актай» дан Булат Низамов, Айрат Усманов, «Анжи-ДЮСШ» тан Адель Садретдинов үзләрен өметле уенчылар буларак таныттылар.

Капкачылар Роман Туманов ("Альтат«), Айдар Гыйззәтов (»Актай"), ярышларда зур осталык күрсәтеп, тамашачыларның күңелләрен яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International