Әлки технологлары белем ала

2021 елның 19 феврале, җомга

“Хузангай” җәмгыяте базасында сыерларны ясалма орлыкландыру белгечләре өчен укулар бара.

Бер атнага сузылган әлеге курсларда Мари республикасы агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты   укытучылары белем бирә. Укуларда, ясалма орлыкландыру технологларыннан тыш, Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы студентлары да катнаша. Теория һәм практика бергә бәйләп алып барылган курслар авыл хуҗалыгы белгечләре өчен нәтиҗәле булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International