Әлки көрәшчеләре район башлыгы призларына көч сынаштылар

2021 елның 21 феврале, якшәмбе

Бүген ,21 февральдә " Алинә" спорт залында район башлыгы призларына татарча көрәш буенча бәйге узды.Ярышларда 70 үсмер һәм 30 га якын ир- егет катнашы.

Көрәш келәменә чыгучы егетләрне район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

-- Әлки районының киләчәге- сезнең кебек спорт белән дус булган,алдына максатлар куеп,шуңа ирешергә омтылган,тырыш егетләр кулында.Мин һәркайсыгызны Ватанны саклаучылар көне белән тәбриклим,һәрчак районның үрнәк егетләре булыгыз", диде ул.

Ярышларның баш хөкемдары ,спорт мәктәбе директоры Рәмис Вафин бәйгенең тәртибен аңлатты.

Бераз күнегүләр ясагач ,егетләр парлап- парлап- көрәш келәменә чакырыла башладылар.

Үз үлчәмендә җиңүчеләр дипломнар,медаль,товар сатып алу сертификатлары белән бүләкләнделәр.Батырларга бүләкләрне район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International