23 февраль-Россиянең Хәрби дан көне-Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә.
Бу дата "Россиянең Хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында" 1995 елның 13 мартындагы 32-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән. Бүген бу-яклаган, яклаучы һәм якларга әзер булган барлык кешеләрнең бәйрәме. Батырлыгы һәм фидакарьлеге белән җиңүне якынайткан һәм тыныч киләчәк яулап алган ветераннар, хезмәт фронтында катнашучылар безнең хәтеребездә мәңгегә сакланып калырга тиеш.
Әлки муниципаль районы бу көнне "Геройлар истәлеген саклыйк" акциясенә кушылды. Чәчәкләр салуда «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе башлыгы, сәркатибе Никошин Александр Федорович, Әлки районы прокуроры Гизятов Руслан Айрат улы, юстициянең өлкән киңәшчесе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Әлки районы буенча бүлеге начальнигы Насыйбуллин Ришат Ринат улы, Йосыпов Илнур Вәли улы-Әлки районы Башкарма комитеты җитәкчесе катнашты.