Әлки районының Базарлы Матак авылында «Алинә» универсаль спорт комплексында 12 яшь һәм аннан да өлкәнрәк спортчылар арасында киокусинкай - каратэ буенча Татарстан чемпионаты узды.
Ярышларда республиканың 10 районыннан, шулай ук Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Волжск шәһәрләреннән 200дән артык яшь каратист катнашты.
Турнирда катнашучыларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов сәламләде. Ул яшь спортчыларга уңышлы чыгыш ясауларын һәм җиңүләр теләде.