Татар телен саклау һәм популярлаштыру максатыннан, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссия Татарстан Республикасы халкын татар телендә язылган атамаларда, элмә такталарда, мәгълүмат табличкаларында, типографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча Конкурс игълан итә.
Конкурс 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр үткәрелә.
Конкурста катнашу өчен кирәк:
"Халык контроле» ТР ДМС мобиль кушымтасын урнаштырырга (яисә Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сайтының «Халык контроле» бүлегендә авторизацияләнергә, «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясен сайларга);
татар телендәге атамаларда һәм язуларда хаталы элмә такталардагы белдерү (хәбәрне) (аның нинди оешмага керүе күренергә тиеш) фотоматериал белән җибәрергә кирәк.
Конкурс нәтиҗәләре буенча конкурсны оештыручы һәм модераторы «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына «Исем һәм язулардагы хаталар»категориясендә урнаштырылган хәбәрнамәләрдә иң күп фотоматериаллар җибәргән 10 җиңүчене билгели. Җиңүчеләр электрон һәм/яки басма «Конкурс җиңүчесе» дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.