Бүген, 25 февральдә, Казан кооператив институтында Татарстан кооператорлары һәм кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең җыелышы уза.
Анда район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендәге зур делегация катнаша.
Кооператорларның республика күргәзмәсендә «Әлки»кулланучылар кооперативының икмәк, камыр ризыклары, сөт әйберләре, хәләл ит продукциясе, ярымфабрикатлары зур урын алып тора. Кондитерлар бу чарага махсус рәвештә Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган тортлар әзерләделәр.
Бу күргәзмә белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та танышачак.