Чын шофер булыйм дисәң

2013 елның 13 апреле, шимбә

2009 елдан бирле, ТР Министрлар Кабинетының махсус карарына нигезләнеп, районыбыз мәктәпләрендә автокласслар оештырыла. 10-11 сыйныфлар укучылары анда юл йөртү  кагыйдәләрен, автомобиль йөртү серләрен үзләштерәләр. Тугыз ай дәвамында автоклассларда шөгыльләнеп, имтиханнар тапшырып, укучылар "В" категорияле транспорт чараларын йөртү хокукы бирә торган таныклык алып чыгалар. 2009-2010 уку елында автоклассларда 132 укучы, 2010-2011 уку елында – 138 укучы, 2011-2012 уку елында 100 укучы белем алган. Быел автоклассларда 100 бала укый.

Курсантлар (автоклассларда укучыларны шулай атыйлар) мәктәптәге төп дәресләрдән соң атнага ике мәртәбә автомобиль йөртү күнекмәләренә өйрәнәләр. Айга бер тапкыр алар РОСТО (ДОСААФ) базасында теоретик белемнәр һәм практика, ягъни автомобиль йөртү осталыгы буенча зачет бирәләр. Май ахырында курсантларны җитди имтихан көтә.

РОСТО (ДОСААФ)та үткән бәйгедә 11 мәктәптән килгән 22 укучы (һәр командада бер егет һәм бер кыз) катнашты. Бәйге бик әйбәт оештырылган иде. Егетләр-кызлар юл кагыйдәләрен белү, пневматик мылтыктан ату, автомат макетын сүтеп-җыю, турникта тартылу, идәннән этелү һәм автомобиль йөртү күнекмәләре буенча ярыштылар.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң әйбәт белүче Энҗе Гобәйдуллина (Чуаш Кичүе) булып чыкты. Ул 25 секунд эчендә биремнәрне дөрес итеп чиште. Базарлы Матак гимназиясендә укучы Фаил Галиев, 29 тапкыр турникта тартылып, 21 секунд эчендә автомат макетын сүтеп-җыеп үзенең җитезлеген һәм булдыклылыгын күрсәтте. Идәннән этелү күнегүләрендә исә Иске Тахтала мәктәбе укучысы Наталья Смирновага тиңнәр булмады, ул әлеге күнегүне 32 тапкыр башкарды. Пневматик мылтыктан атуда егетләр дә, кызлар да ярышты. Кызлар төз атуда  егетләрдән  дә   уздырды. Яңа Салман мәктәбеннән Динә Мөхәммәтшина өч тапкыр атуда 26 очко җыюга иреште, үзен иң оста мәргән итеп танытты.

Бәйгенең иң катлаулы этабы алда иде, бу – автомобиль йөртү осталыгына ярышу. Конкурсантларга мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә "елан" фигурасын, "бокска керү", "параллель парковкага машинаны арт белән кертү" күнегүләрен эшләргә кирәк иде. Монда гимназия укучысы Фаил Галиев беренчелекне яулады.

Бәйгедә беренче урын Түбән Әлки командасына бирелде. Базарлы Матак мәктәбе укучылары – икенче, гимназия автоклассы өченче урында. Җиңүчеләргә РОСТО (ДОСААФ) рәисе Марат Хөснетдинов бүләкләр тапшырды. Ә Түбән Әлки мәктәбе командасы, "Яшь йөртүче-2013" республика бәйгесендә район данын яклап, беренче урынны яулады. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International