Хәтеремдә, безнең балачакта телевизордан бары ике каналны гына карап була иде. Анысы да һава торышына бәйле: я бераз яхшырак, яисә тонык кына күрсәтә. Сурәте азрак яхшырмасмы дип, биек антенна баганасын еш боргалый идек.
Менә 1986 елда безнең якка да беренче үзгәрешләр килде – Биләрдә телевышка эшли башлады. Ул вакытта безнең телевизорлар метрлы дулкынны гына тота торган иде. Халык Биләрдән килә торган дециметрлы дулкынны тотучы приставкалар сатып алып тоташтырды. Инде 3-4 каналны карый башладык. Соңгы елларда тагын ике канал өстәлгән иде. Телевизорлар инде элеккеге белән чагыштырырлык та түгел –гаять сыйфатлы күрсәтте.
Әмма тормыш алга бара, технологияләр яхшыра, камилләшә. Күпләр спутник аша тота торган тәлинкәләр куйдырып берничә дистә канал карый башлады. Телефон кабельләре аша да телетапшыруларны карау мөмкинлеге артты. Әмма бу хезмәтләр өчен ай саен яисә елга бер тапкыр шактый гына түләп барасы иде.
2009 елдан РФ телетапшыруларын үстерү буенча федераль программа эшли башлады. 2015 елга кадәр исәпләнгән әлеге программа нигезендә Биләр радиотелеүзәгенә дә Словакиядә җитештерелгән иң заманча техник җиһазлар кайтарып монтажлана.
Яңа технологияне эшләтеп җибәрү тантанасына әлеге вышкадан цифрлы форматта тапшырулар алачак Әлки, Алексеевск, Аксубай, Спас, Нурлат, Чистай, Балык Бистәсе, Лаеш районнарыннан вәкилләр дә чакырылган иде.
"Татарстан Республикасы РТПЦ" җитәкчесе Владимир Якимов әлеге тантанада сүз алып болай диде:
–Без радиотелетапшыруларны цифрлы, ягъни югары сыйфатлы трансляцияләүнең авылларыбызга да килеп җитүенә бик шатбыз. Республика халкы тәүлек әйләнәсе радиотелетапшыруларны тота алсын өчен безнең системада 250 кеше 150 объектта хезмәт куя. Ә Биләр вышкасына 36 кеше хезмәт күрсәтә. Бүгеннән бу төбәктә яшәүче халыкка да, дөньяның иң алга киткән илләрендәге кебек, сыйфатлы радиотелетапшырулар карарга һәм тыңларга мөмкинлек тудырылды. Иң мөһиме, әлеге хезмәт өчен түлисе юк. Бу зур үзгәреш белән мин бу якта яшәүче халыкны ихластан тәбрик итәм.
Биләрдә цифрлы режимда трансляцияләүгә старт бирү тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты.
–Биләр вышкасыннан 366 авылга сыйфатлы радиотелесигналлар китә башлый. Бу авылларда 280 мең кеше яши. Хәзер 8 каналны, ел ахырына кадәр 10 каналны, ә тора-бара 20 дән артык каналны халык түләүсез карый алачак. Билгеле, бу проектны тормышка ашыру өчен хөкүмәт зур чыгымнар тотты,–ди Роман Александрович.
Менә җыелган халыкның көчле алкышлары астында махсус кнопкага басып, яңа җиһазлар эшләтеп җибәрелде. Зур экранга сигез канал тапшырулары чыкты. Моның сурәте һәм тавыш сыйфаты без әлегә кадәр караган каналлардан бер башка югары шул. Минем дә тизрәк шул каналларны өйдәге телевизордан карыйсы килә башлады.
Моның өчен телевизор антеннасын алыштырасы түгел. Бары DVВ-Т2 форматын тотучы махсус приставка сатып алып тоташтырырга кирәк, аннан 44 ТВК га җайлыйсы кала.
Әлеге приставкаларны тәкъдим итүче егетләр дә бу тантаналы чарага килгәннәр иде. Мин бер фирма менеджеры белән сөйләшеп тә алдым. Фәнис исемле ул егеттән өстәлгә тезеп куйган приставкалар турында сорашам. Без бәяләреннән башка аларның бернинди аермасын күрмибез. Фәнис аңлата:
–Приставкалар барысы да цифрлы форматны югары сыйфат белән кабул итә. Кайберләренең корпуслары металлдан, беришләренең пластмассадан, шуңа бәя аермасы бар. Кайсыларында өстәмә функцияләр дә бар, үзгәлеге шунда гына.
–Бу приставкаларны авыл халкы каян сатып алырга тиеш соң?
–Һәр районда безнең вәкилләребез бар. Шулар аша алырга мөмкин. Алар гарантия белән һәм ышанычлы продукция саталар,–ди Фәнис.
Беренче бушлай мультиплекска кергән 8 телеканал арасында "Татарстан-яңа гасыр" юк әлегә. Республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры ышандырды: Җәйге Универсиадага кадәр ТНВ каналын да цифрлы форматта эшләтеп җибәрергә ниятләре бар икән.
Без район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова белән әлкилеләр өчен сыйфатлы радиотелетапшырулар карау, тыңлау мөмкинлеге тудыруга зур тырышлык куйган Владимир Якимовка район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырдык. Владимир Николаевич якын көннәрдә Әлки районына килеп авыл җирлекләре башлыклары, учреждениеләр, предприятиеләр җитәкчеләре белән очрашырга ышандырды. Анда программаларны яңа форматта трансляцияләүгә күчү җәһәтеннән үзебезне кызыксындырган күп сорауларга ачыклык кертергә мөмкин булачак.