Әлки районында «Тел-халыкның җаны» дигән кичә узды.

2021 елның 26 феврале, җомга

Базарлы Матак авылының «Каенкай» балалар бакчасында Халыкара туган тел көне уңаеннан «Тел – халыкның җаны»дигән бәйрәм үткәрелде.

Бәйрәмдә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары төрле халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм телләре турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр. «Түбәтәй», «Ручеек», «Кашкар (бүре)» татар, рус, чуаш уеннары бик кызыксынып уйнадылар, төрле телләрдә сәламләделәр, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Тәрбиячеләр Ольга Никитина һәм Илсөяр Низаметдинова балаларны безнең районда яшәүче халыкларның милли киемнәре үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Тәрбияләнүчеләргә курчакларны милли күлмәкләр киендерү биреме бирелде. Бәйрәм музыкаль җитәкче Анисия Кель әзерләгән «Мин, син, ул-бергә бөтен ил» флеш – мобы белән тәмамланды.

«Каенкай» балалар бакчасына төрле милләт балалары йөри: рус, татар, чуаш, азәрбайҗан, әрмән һәм башкалар. Һәр халыкның үз үзенчәлекләре, традицияләре, мәдәнияте һәм теле бар. Болар барысы да халыкны бер-берсеннән аера, ләкин бу кешеләрне теге яки бу халык вәкиле булуы белән горурланырга мәҗбүр итә.

Наталья Коновалова, «Каенкай»балалар бакчасы укытучысы-логопеды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International