Узган атнада волейбол буенча район беренчелеге ярышлары узды.
Анда иң көчле 6 команда катнашты. Киеренке көрәштә «Спартак» командасы (Базарлы Матак яшьләре) җиңү яулады. Ун ел дәвамында лидер булган алпарлылар икенче булды. Өченче урында – Чуаш Кичүе волейболчылары.
Турнирга «Газовик» командасы да ныклап әзерләнде, әмма көндәшләр алардан көчлерәк булып чыкты.