» Халык контроле " тәртип сагында

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Легаль булмаган хәмернең гражданнарның сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч булуы һәркемгә мәгълүм. Контрольлек итүче һәм хокук саклау органнарының ай саен контроль чаралар үткәрүенә һәм еш кына легаль булмаган хәмерне әйләнештән алуына карамастан, кешеләр суррогат корбаны булалар.

«Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләр контроль чаралар үткәрүгә нигез сыйфатында мөһим мәгълүмат чыганагы булып тора.

Порталда теркәлү өчен uslugi.tatarstan.ru «теркәлү» төймәсенә басарга, кәрәзле телефон номерын кертергә, Порталдан файдалану кагыйдәләре белән танышырга һәм тиешле басуга Галочканы куеп, «теркәлергә»төймәсенә басарга кирәк. Пароль күрсәтелгән телефон номерына СМС аша җибәреләчәк. Шуннан соң тиешле кырларга логин (телефон номеры) һәм пароль кертергә кирәк.

2020 елда Әлки районы буенча «Халык контроле» системасына 14 гариза кергән, шуларның 2се расланган. Гражданнар ярдәме белән алкогольле продукция сату кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды.

«Халык контроле» порталыннан файдаланучылар дөрес мәгълүмат алган өчен матди бүләк алдылар.

Агымдагы елда 2 гариза кергән, әмма алар расланмаган.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы чираттагы тапкыр район халкын үзенең гражданлык позициясен актив күрсәтергә һәм «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасында алкоголь законнарын бозу очраклары турында хәбәр итәргә чакыра.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International