Районыбызда берничә ел элек торгызылган полиция хезмәткәрләре һәм дружиначылар тарафыннан җәмәгать тәртибен саклау традициясен хокук саклау органнары да, район җитәкчелеге дә хуплый.
Район Башкарма комитетында ДНД координация штабы булдырылды. Җәмәгать тәртибен саклау буенча иреклеләр саны бүгенге көнгә 641 кешегә җитте.
Халык дружинасы әгъзалары булып районның төрле оешмалары һәм учреждениеләре: мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, газ хезмәте, электр челтәрләре, район газетасы редакцияләре, район Башкарма комитеты хезмәткәрләре тора.
- Беренче вакытта төнлә урамнарны патрульләү куркыныч иде.Хәзер инде эш тәртибендә. Тиешле инструктаждан соң без хокук тәртибен саклау эшенә керешәбез. Коровирус йогышы пандемиясе белән бәйле рәвештә җәмәгать урыннарында битлек режимының үтәлешен тикшерәбез, - диләр "Ромашка" балалар бакчасы хезмәткәрләре, стажлы дружинниклар - Эльмира Низамова һәм Энҗе Хафизовалар.
Полиция участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы Раил Мирзазанов дружинникларның җәмәгать тәртибен саклау эшенә үз өлешләрен кертүләрен билгеләп үтте. Алар еш кына хокук бозуларны ачыклау очракларында, шулай ук беркетмәләр төзегәндә шаһитлар булып торалар.
Узган ел полиция хезмәткәрләре белән берлектә төрле массакүләм чаралар үткәргәндә җәмәгать тәртибен саклауга 1736 дружинник җәлеп ителгән.