Әлки районында коронавирустан 387 кеше вакцинацияләнде

2021 елның 2 марты, сишәмбе

239 райондашыбызга « Спутник V»  вакцинасының икенче дозасы кертелде.

Район үзәк хастаханәсенә прививка ясату кампаниясе башланганнан бирле «Спутник V» («Гам-КОВИД-Вак») препараты 410 кешегә доза күләмендә керде. Районның 387 кешесе мәкерле инфекциядән сакланырга һәм прививка ясарга теләк белдерде. Аларның 239ы инде икенче инъекция ясадылар.

Шушы көннәрдә тагын 100 доза вакцина килер дип көтелә. Прививка ясарга теләүчеләр район хастаханәсе поликлиникасына 8(84346) 2-08-59 номеры буенча, участок табиб-терапевтына яки ФАП фельдшерына мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International