Әлки районының иң яхшы гүзәл кызлары-Казанда узган бәйрәм тантанасында

2021 елның 5 марты, җомга

Бүген районыбызның хатын-кызлар делегациясе Казанда 8 Март бәйрәменә һәм “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесенә йомгак ясауга багышланган тантанада катнаша.

Әлкинең  уңган-булган гүзәл затлары вәкилләре - С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихы музее директоры Мария Платонова, район капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе Миләүшә Камалова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сурия Вәлиева, Әхмәт авылы китапханәчесе Лилия Хәйруллина һәм делегация җитәкчесе, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Алмаз Хәмитов хәзер Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында.

Биредә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнәчәк, бәйрәм концерты булачак.

Тантанада катнашучы хатын-кызларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлар дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International