Иске Матак пенсионерлары шахмат турнирында катнашты

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Иске Матак авылыннан Валентина Калашникова һәм Евгений Леонтьев пенсионерлар арасында шахмат буенча республика турнирында катнаштылар.

Әлеге бәйге “Россия пенсионерлар союзы” иҗтимагый оешмасының региональ бүлеге төзелүгә 15 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Шахмат турниры онлайн режимда узды. Безнең пенсионерлар Иске Матак урта мәктәбендә компьютерлар аша көндәшләре белән көч сынашты. Валентина Калашникова лаеклы ялга кадәр сәламәтлек саклау тармагында хезмәт куйган, ә Евгений Леонтьев – терлекчелек белгече. Призлы урын яулый алмасалар да, алар җиде онлайн турда да әйбәт уен күрсәттеләр.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International