Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелегенең гражданнарны бергәләп кабул итүе

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелегенең гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләренә турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.

Медицина мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең Иҗтимагый ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International