Яңа Үргәагар авылында яшәүче тыл ветераны Гильмеева Наҗия Фәсах кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әлки муниципаль районы Башлыгы Александр Федорович Никошин исеменнән юбилярны Әлки муниципаль районы Башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Яңа Үргәагар авыл җирлеге башлыгы Әнвәр Рәхимҗанов, шулай ук социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Хәмитов котлады. Бүләкләр һәм Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның шәхси котлаулары тапшырылды. Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.