2021 елның 18 мартында Әлки муниципаль районы эшмәкәрләре Иҗтимагый Советының киңәйтелгән утырышы узачак. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
- 2021 елга эшмәкәрләр Иҗтимагый советының эш планы;
-кече бизнеска региональ ярдәм чаралары;
-РМҮ катнашу өчен район эшмәкәрләрен җәлеп итү;
- 2021 елга Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы күләме турында;
- эшмәкәрләр советы рәисен яңадан сайлау;
- эшмәкәрлекнең башка актуаль мәсьәләләре.
Барлык эшмәкәрләрне дә чакырабыз! Белешмә өчен телефон: 21-7-36.