Бәйрәм ярминкәсендә халык кәефе шактый күтәренке иде, сатучылар әлкилеләргә продуктлар һәм товарларны киң сайлау мөмкинлеге тәкъдим итте.
Иртәдән үк Базарлы Матак авылы үзәгендә тормыш кайный башлады. Эшмәкәрләр сәүдә рәтләренә тезелделәр, өстәлләр урнаштырдылар һәм үз продукцияләрен куйдылар. Сатуга районнан һәм республикадан гына түгел, күрше төбәкләрдән дә (Ульяновск, Самара өлкәләре, Чуваш Республикасы) килде.