Әлкилеләр шимбә көнне (13 мартта) Казанда Дәрвишләр бистәсе ярминкәсендә сату итәчәк

2021 елның 12 марты, җомга

Районыбыз бу көнне республика башкаласының Дәрвишләр бистәсе базарында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрүдә катнаша. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Фәрит Вәгыйзов әйтүенчә, ярминкәгә “Хузангай”, “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятьләре, “Салман” дуңгызчылык комплексы вәкилләре, фермерлар үз товарларын алып барачак. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары да сала кешеләренең шәхси хуҗалыгында җитештерелгән продукцияне калага алып барып сатуны оештыра.

–Казанга ит, сөт, атланмай, катык-каймак, сыр, бал, бөртек, төрле ярмалар, көнбагыш мае төяп барабыз. Төнлә үк юлга кузгалып, иртәнге 5 тә инде ярминкә буласы урында сәүдә чатырлары кора башлыйбыз. Әлкинең авыл сыйларын шәһәр халкы һәрчак яратып ала. Узган көздәге ярминкәләрдә дә сәүдәбез гөрләп барды. Бу юлы да казанлыларны сыйфатлы, тәмле авыл продукциясе белән сөендерербез. Кала ярминкәсендә ике атнага бер тапкыр катнашачакбыз,–ди Фәрит Вәгыйзов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International