Әлки ягы халык биюләре

2021 елның 13 марты, шимбә

Халык биюе-Халык сәнгатенең иң борынгы төрләренең берсе. Һәр халык биюе-ул халык тарихы. Анда зирәклек һәм каһарманлык, шатлык һәм кайгы, җиңү һәм җиңелүләр, көнкүреш, әхлак, традицияләр, игелекле башлангычка, бәхетле киләчәккә тирән ышаныч чагылдырылган. Халык биюе — фольклор бию, ул үзенең табигый мохитендә башкарыла һәм әлеге җирлек өчен билгеле бер хәрәкәтләргә, ритмнарга, костюмнарга һәм башкаларга ия. "Халык мәдәнияте-мәктәп укучыларына" Бөтенроссия акциясе кысаларында Лисенков музеенда Хузангай мәктәбе укучылары һәм район мәдәният йорты белгечләре Борисова Л.А. һәм Ибраһимов М. М. белән берлектә "Әлки ягы халык биюләре"дип исемләнгән тематик чара үткәрделәр. Балалар татар, чуаш һәм рус биюләре турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр һәм үзләре дә бию флешмобында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International