2021 елда Әлки районында «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча 2 ишегалды территориясен комплекслы төзекләндерү планлаштырылган.

2021 елның 13 марты, шимбә

2021 елда Әлки районында «Безнең ишегалды»Президент программасы буенча 2 ишегалды территориясен комплекслы төзекләндерү планлаштырылган. Төзекләндерү түбәндәге адреслар буенча башкарылачак:

1. Базарлы Матак авылы, Төзүчеләр ур., 17

2. Базарлы Матак авылы, Базарлы Матак ур., 12

Быел төзекләндереләчәк барлык объектлар да "Төзекләндерү картасы”на төшерелгән (https://dvor кtatar/map/) . Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Безнең ишегалды» масштаблы программасын 2019 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Программа мәҗбүри эшләр җыелмасыннан торган ишегалларны комплекслы төзекләндерүне күздә тота: юлларга асфальт салу, гамәлдәгеләрен асфальтлау, яңа тротуарлар булдыру, эскәмияләр һәм чүплекләр урнаштыру, тышкы яктыртуны ремонтлау, балалар өчен уен мәйданчыкларын төзекләндерү, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар урнаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International