Иске Матак мәктәбе укучылары чаңгы узышларында беренчелекне яуладылар

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

13 март көнне район үзәгенең чаңгы базасында 2003-2009 елгы егетләр һәм кызлар арасында чаңгыда узышу буенча район беренчелеге узды.

Чаңгы ярышларында район мәктәпләренең 80гә якын укучысы катнашты. Районның чаңгы спорты буенча баш тренеры Николай Ирдинкин балаларны ярышлар кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай итеп, малайлар һәм кызларга бер ярым километр араны узарга кирәк иде.

Чаңгычылар  стартка тезелгәч, Николай Ирдинкин ярышлар башлануга сигнал бирде. Укучылар дәррәү алга йөгерделәр.

Чаңгы ярышларында җиңүчеләрне өч яшь төркемендә билгеләделәр: 5-7, 8-9 һәм 10-11 сыйныф укучылары үзара ярыштылар. Иң күп призлы урыннарны Иске Матак мәктәбе укучылары алды: 3 алтын, 3 көмеш һәм бер бронза медаль. Шулай ук хузангай укучылары үзләрен яхшы күрсәттеләр (икешәр алтын, көмеш һәм бронза медальләр).

Ярышлар нәтиҗәләре түбәндәгечә:

2003-2004 елгы егетләр.

1 урын - Сергей Ирдинкин, Иске Матак урта мәктәбе

2 урын - Артем Тукмаков, Иске Матак урта мәктәбе

3 урын - Ильяс Садыйков, Базарлы Матак урта мәктәбе

2003-2004 елгы кызлар

1 урын - Анастасия Родионова, Борискино урта мәктәбе

2 урын - Мария Кудряшова, Иске Матак урта мәктәбе

3 урын - Адилә Мусина, Нәби Дәүли исемендәге гимназия

2005-2006 елгы егетләр.

1 урын - Данил Кузнецов, Хузангай урта мәктәбе

2 урын - Илья Кузнецов, Хузангай урта мәктәбе

3 урын - Властелин Аверин, Хузангай урта мәктәбе

2005-2006 елгы кызлар

1 урын - Злата Ермолаева, Иске Матак урта мәктәбе

2 урын - Мария Дулатова, Чуаш Борнае урта мәктәбе

3 урын - Анжелика Кузьмина Анжелика, Хузангай урта мәктәбе

2007-2009 елгы егетләр.

1 урын - Матвей Гордеев Матвей, Хузангай урта мәктәбе

2 урын - Дмитрий Морелев, Хузангай урта мәктәбе

3 урын - Кирилл Советников, Иске Матак урта мәктәбе

2007-2009 елгы кызлар

1 урын - Анастасия Абасева, Иске Матак урта мәктәбе

2 урын - Анастасия Юманова, Иске Матак урта мәктәбе

3 урын - Зилә Нотфуллина, Югары Әлморза төп гомуми белем бирү мәктәбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International