90 яшьлек юбилей белән котлау

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Татар Әхмәте авылында яшәүче тыл ветераны Әхмәдиева Исламия Габдрахман кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әлки муниципаль районы Башлыгы Александр Федорович Никошин исеменнән юбилярны Әлки муниципаль районы Башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Зәйдуллин, шулай ук социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Хәмитов котлады. Бүләкләр һәм Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның шәхси котлаулары тапшырылды. Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International