Биш балалы гаилә түбәсез калды. Янгыннан зыян күргән Ирдинкиннар гаиләсе ярдәмгә мохтаҗ.
Бәла көтмәгәндә-көтмәгәндә килә. Иске Тахтала авылында яшәүче Ирдинкиннарның күп балалы гаиләсе бәхетсезлек кичерә. Дүшәмбе көнне аларның йорты янды.
Авыл читендәге йортта ут иртәнге тугыз тулганда кабына. Янгын санаулы минут эчендә кечкенә генә иске агач йортны юк итә. Янгын сүндерүчеләр үз вакытында килеп җитүгә карамастан, торакны саклап калып булмый. Аларның барысы да исән-сау булуы куанычлы. Әмма гаилә тораксыз һәм милексез калды. Балалар бер-берсеннән кечерәк. Элек-элек-электән халык янган кешеләрне бәла-казада калдырмый, булганнары белән уртаклаша, кулдан килгәнчә ярдәм итә. Бу очракта да әлкилеләр күп балалы гаилә язмышына карата мәрхәмәт күрсәтерләр дип уйлыйбыз. Ә түбәсез калган Ирдинкиннар бүген күп нәрсәгә мохтаҗ.
Балаларга кием – салым белән ярдәм итәргә теләүчеләргә балаларның яшен күрсәтәбез: Радик – 14 яшь, Дима – 10 яшь, Даяна – 8, Милана – 6, Ульяна-2 яшь.
Әлбәттә, зыян күргән гаиләгә акчалата ярдәм дә бик урынлы булыр иде. Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр «Әлки»фондына акча күчерә ала.
Әлеге фонд реквизитлары:
ИНН/КПП 1606006933/160601001
Исәп-хисап счеты 40703810602330000006
Ак Барс «ГАҖ банкы исемнәре»
Исәп 30101810000000805
БИК 049205805.
Электрон адрес: alkeevordk@mail.ru
Киемне район социаль яклау бүлегенә алып килергә мөмкин. Ярдәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре аша да бирелергә мөмкин.
Балаларга бергәләп ярдәм итик!