Мартның һәр өченче сишәмбесендә Бөтендөнья социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме эш көне билгеләп үтелә. Без бу датаны билгеләп үтәргә һәм үз һөнәре белән кешеләргә ярдәм итүне сайлаганнарга рәхмәтебезне белдерергә телибез..
Безнең районда искиткеч кеше яши - Марина Леонидовна. Сезнең күбегез аны “КАЙГЫРТУ” СХКҮ хезмәткәре буларак белә, ләкин без аны икенче яктан да күрсәтергә телибез.
Менә 18 ел инде ул Югары Матак авылында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Кайгырту»да социаль хезмәткәр булып эшли. Бүгенге көндә Марина 7 социаль хезмәт алучыларга хезмәт күрсәтә. Алар Марина өчен туганнары һәм якыннары кебек. Ул аларга график буенча социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтеп кенә калмыйча, төрле технологияләр: «Гарденотерапия», «Скандинавия йөреше», шулай ук сәламәтләндерү гимнастикасы буенча дәресләр дә үткәрә.
2001 елда Марина һәм Александр ныклы һәм тату гаилә кора һәм алар менә 20 ел бергә гомер итә. Өч бала тәрбияләп үстерәләр.
Марина Леонидовнаны белүчеләр аның турында бик олы йөрәкле һәм игелекле кеше буларак сөйлиләр. Ул һәркемне тыңлап төпле киңәшләрен биреп кенә калмый, теләсә кайсы вакытта ярдәмен дә итә. Аны хезмәттәшләре дә, хезмәт алучылар да ярата. Без Әлки районында яшәүче гүзәл ханымга рәхмәтебезне җиткерәбез һәм һәрвакыт шундый игелекле, миһербанлы һәм ярдәмчел булып калуын телибез.